Алеся Николаевна - М.С. Герасимов исемендәге Менделеевск мәктәбе балаларның яраткан химия һәм биология укытучысы. Менә инде 19 ел ул балаларга чын эколог булу серләрен өйрәтә.
Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Адымнар» полилингваль комплексында экодәрес уздырдылар, аның төп темасы - кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр.
Аксубай районында тикшерү барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кече Сөлчә елгасына чистартылмаган агынты суларны ташлау фактын ачыклаган.
Болытлы һава торышына карамастан Буаның 2 нче лицей укучылары «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашып, Безымянной (Карлы елгасының сул кушылдыгы) елганың яр буен чүп-чардан чистарттылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Зәй кешесе телефон камерасына йөк машинасының шәһәрнең бер урамында төзелеш калдыкларын ташлауны теркәгән.
Төбәк операторы тарафыннан калдыкларны вакытында чыгармауга шикаятьләр күп булу сәбәпле, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларына мониторинг үткәрделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Күлләр каскады» паркы территориясенә чыгу оештырылды һәм табигый су пробаларын сайлау үткәрелде.
«Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына кергән «Цифрлы һөнәрләр» проектын Цифрлар министрлыгы гамәлгә ашыра.
Экология министры урынбасары Егор Тарнавский митап форматында В.Г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары белән очрашты.
Түбән Кама халкы торбадан Омшанка елгасына агып чыккан күбекне күрүләре турында хәбәр итте. Экологлар тиз арада урынга чыктылар, күбек ташлау факты расланды.