Иң яхшы экологик проект өчен үз тавышыңны бирергә өлгер

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген «Надёжный партнёр - Экология» IV Бөтенроссия конкурсының онлайн-тавыш бирү этабы башлана.

Конкурсның төп максаты - «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында киләчәктә бөтен ил буенча тиражлау өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле табигатьне саклау төбәк практикаларын һәм экология өлкәсендәге проектларны ачыклау.

Конкурста катнашуга бюджет, эре, кече/урта предприятиеләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасында 26 номинация буенча 295 проект кертелгән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан ике проект  тәкъдим ителде:

1) «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә «Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» проекты тәкъдим ителде, ул Казансу елгасының экологик торышын яхшырту буенча пилот проект үрнәгендә гамәлгә ашырыла.

2) «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә «Мәктәптә экология» проекты тәкъдим ителде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе белән берлектә тормышка ашырыла.

Башка проектлар белән танышырга һәм конкурсның рәсми сайтында «Проектлар» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс йомгаклары һәм бүләкләү 14 ноябрьдә «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узачак.

Белешмә: Конкурс Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Энергетика министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәскәү шәһәренең табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты, «Милли приоритетлар» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International