Менә инде 30 ел дәвамында Гүзәл Вәлиева Мамадыш районының Усали мәктәбендә георгафия һәм биология укытучысы булып эшли. Ә дәрестән тыш вакытта безнең героебыз балаларны экология белемнәренә өйрәтә. Укучылар аның бер генә дәресен дә калдырмыйлар. Балалар әйтмешли, алар өчен Гүзәл Миңнулла кызы педагог һәм тәрбияче генә түгел, дус та, остаз да. 2017 елда ул дөньяга, табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә битараф булмаганнарның фикердәшләре командасын җыйган. Ә алар үзләренең экологик юлларын район конкурсларыннан, өмәләр һәм фестивальләрдән башлап җибәргәннәр. Хәзер инде бу команда – «Чиста булачак» дигән зур гаиләнең бер өлеше.
«Төрле экоконкурсларда катнашу ярдәмендә без күп кенә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптык. Яраткан һәм инициативалы Гүзәл Миңнулла кызына зур рәхмәт», - диләр аның укучылары. Ә педагог үзе: «Балаларның язмышы һәм киләчәге безнең кулда! Укучылар республикабызның горурлыгы, илебезнең горурлыгы булсыннар!»