«Цифрлы һөнәрләр» проекты «Шәхси цифрлы сертификатлар» программасын дәвам итә

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына кергән «Цифрлы һөнәрләр» проектын Цифрлар министрлыгы гамәлгә ашыра. Программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Төп бурычларның берсе- Россия хезмәт базарына белгечләр әзерләү өчен, IT өлкәсендә сыйфатлы өстәмә белем бирүне тәэмин итү.

«Цифрлы Һөнәрләр» проекты кысаларында  IT-һөнәрен, ким дигәндә урта һөнәри белеме булган,  16 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары, шулай ук көллият һәм университет студентлары ала ала. Моннан тыш, программада инвалидлыклары булган гражданнар, өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, эшсезләр, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм   хезмәт хаклары төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булган гражданнар катнаша ала.

Асылы шунда ки, укытуны проектка кертелгән мәгариф оешмаларында (шул исәптән коммерцияле онлайн-курсларында) узарга мөмкин, ә түләүне - тулысынча яки өлешчә (бәянең 50 дән 100% ы) - дәүләт үз өстенә ала.

2021 елда укучыларга 133 белем бирү программасы тәкъдим ителде.

Укуга «Дәүләт хезмәтләре»ндә язылырга мөмкин. Моның өчен проект битендә кызыксындырган программаны  сайларга, белем һәм ташламалар турындагы белешмәләрне күрсәтеп, анкета тутырырга һәм гариза җибәрергә кирәк.

Гаризаларны биш-ун көн эчендә карыйлар, карар турындагы җавапны электрон почта аша җибәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International