Егор Тарнавский В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары белән очрашты

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Экология министры урынбасары Егор Тарнавский митап форматында  В.Г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары белән очрашты. Студентлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар: дәүләт хезмәтендә нинди уңайлыклар һәм кимчелекләр, хәзерге дәүләт хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, Татарстанда  экология торышы нинди, һәрбер кеше әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә ала һәм экологик агарту безнең халыкның иминлеген ничек яхшырта ала. «Мондый чаралар миңа  уңай энергия бирә  һәм мин аларда катнашу мөмкинлегенә һәрвакыт шатланам. Дәүләт хезмәткәренең эше билгеле бер эзлеклелек белән бара, ә формаль булмаган шартларда очрашулар хәзерге яшьләрне яхшырак аңларга һәм заман белән бергә атларга ярдәм итә. Һәр эштә дә, беренче чиратта, безнең халык, кешеләр өчен эшләвебезне, ә яшьләрнең – прогресска этәргеч икәнлеген истә тотарга кирәк», - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.

Белешмә өчен:

Митап, инглизчә meet up – бу белемнәр һәм тәҗрибә алмашу максаты белән коммерцияле булмаган очрашулар. Митапларның  аермалы үзенчәлеге - ул аларның озакка сузылмавы, формаль булмавы һәм тиз арада оештырылуы. Кагыйдә буларак, очрашулар «галстукларсыз» бара.

Чара Россия экология атналыгы кысаларында узды. Әлеге атналык экологик тематика акцияләре һәм чаралары циклыннан гыйбарәт.  РФнең барлык субъектларында яшәүчеләр катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International