«Адымнар» полилингваль комплексында экология дәресе үткәрелде

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Адымнар» полилингваль комплексында экодәрес уздырдылар, аның төп темасы - кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр. Әйләнә-тирә мохиткә ясаган йогынтыбыз һәм һәркайсыбызга тискәре йогынтыны мөмкин кадәр киметергә мөмкин булуын мәктәп укучыларына ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде.

 «Әгәр дә безнең һәрберебез тормышта экологиянең гади кагыйдәләрен хәтерләсә һәм көндәлектә кулланса, проблемалар азрак булачак. Тешләрне чистарту вакытында суны агызудан туктатып тору, бүлмәдән чыкканда утны сүндерү, розеткадан зарядка җайланмасын алып калдыру бөтенләй кыен түгел, ә нәтиҗәдә әйләнә-тирә мохитне саклауга саллы өлеш кетәчәкбез» - дип билгеләде Ольга Артемьева. 

Балалар үз чиратларында экотарихлары белән уртаклаштылар. Узган ялларда балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Чиста уеннар» квестында катнашты һәм киләчәктә дә Министрлыкның башка чараларында һәм конкурсларында актив катнашырга вәгъдә итте.

Белешмә өчен:

Чара Россия экология атналыгы кысаларында узды. Әлеге атналык экологик тематика акцияләре һәм чаралары циклыннан гыйбарәт. Акциядә РФнең барлык субъектларында яшәүчеләр дә катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International