Аксубай районында тикшерү барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кече Сөлчә елгасына чистартылмаган агынты суларны ташлау фактын ачыклаган. Агынты сулар аксыл төстә булган, бу - сөт җитештерүгә хас күренеш. Алдан уйлау буенча пычрату чыганагы - «Вамин Татарстан» ҖБ» ҖЧҖ (Аксубай май эшкәртү заводы). Министрлык лабораториясе хезмәткәрләре су агызу урынында, шулай ук елга агымы буенча югарырак һәм түбәнрәк су пробаларын алган.
Лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча аммоний-ионы, фосфат-ионы һәм нефть продуктлары буенча иң чик мөмкин булган концентрацияләрнең артуы ачыкланган.
Әлеге факт буенча барлык материаллар прокурор җавабы чаралары күрү өчен Татар табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырылган.
Видеода - безнең инспекторларның мониторинг барышында башкарган эшләре күрсәтелә.