Түбән Кама халкы торбадан Омшанка елгасына агып чыккан күбекне күрүләре турында хәбәр итте. Экологлар тиз арада урынга чыктылар, күбек ташлау факты расланды. Су пробалары алынды. Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең икенче разряд белгече Татьяна Мухина сүзләренчә, су пробалары Омшанка елгасына агып төшү урыныннан югарырак һәм аннан түбәнрәк алынган. Хәзер пробалар тикшерелә. Бу якын тирәдә булган һәм законсыз рәвештә коллекторга тоташкан берәр автомойканың агынты сулары булырга мөмкин. Район Башкарма комитетына, милекчегә карата административ чаралар күрү өчен, балансында агынты торбаны тотучы турында запрос җибәрелде.
Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре 5 көннән билгеле булачак.