ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Зәй кешесе телефон камерасына йөк машинасының шәһәрнең бер урамында төзелеш калдыкларын ташлауны теркәгән.
Экологлар тиз арада урынга чыгып, рөхсәтсез калдыклар ташлау фактын раслады. Пычратылган участокның гомуми мәйданы 12 кв. метр тәшкил итте.
Автотранспорт милекчесен билгеләү өчен ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенә запрос җибәрелде. Хокук бозучыга кисәтмә биреләчәк һәм ул туфракка китергән зыян өчен дә җавапка тартылачак.
Хокук бозучы турындагы видеоны безнең социаль челтәрләрдә карагыз: Telegram, ВКонтакте, Одноклассники.