Экологлар Әлмәт шәһәрендә күлләр каскадында күбек барлыкка килү турындагы шикаять буенча кабат урынга чыктылар

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Күлләр  каскады» паркы территориясенә чыгу оештырылды һәм табигый су пробаларын сайлау үткәрелде.

Урынга чыгу кысаларында, шул исәптән, халыкның инде беренче генә зары булмавын исәпкә алып, Экология министрлыгы тарафыннан Әлмәт Башкарма комитетына карата дәгъвалар әзерләнде. Башкарма комитетка яңгыр сулары агызыла торган яңгыр канализациясе челтәрләренә эксплуатация оешмасын билгеләргә һәм беркетергә кирәк, чөнки элегрәк үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә бүгенге көндә «яңгыр канализациясе»нең хуҗасыз булуы ачыкланган.

Моннан тыш, якындагы районнарда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, күлләр каскадына турыдан-туры якын урнашкан һәм балансында автомойкасы булган сәнәгать территориясеннән җир астыннан су чыгару җайланмасы урнаштырып, сулыкка су чыгару оештырылган.

Бу фактны раслау өчен Экология министрлыгы бу районда су бүлеп бирү челтәрләренең проект документациясен алу өчен шәһәр Башкарма комитеты адресына запрос җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International