Буа укучылары «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 Болытлы һава торышына карамастан  Буаның 2 нче лицей укучылары «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашып, Безымянной (Карлы елгасының сул кушылдыгы)  елганың яр буен чүп-чардан чистарттылар.

Уртак тырышлык белән балалар 10 капчыктан артык чүп җыеп алдылар, 2 км яр буе линиясен чистарттылар.

Экологик акцияләргә кушылган һәркемгә рәхмәт! Исегездә тотыгыз, бары тик уртак тырышлык белән генә без әйләнә-тирәбездәге дөньяны чистарта алабыз!

Белешмә өчен:

Чара Россия экология атналыгы кысаларында узды.  Экоатналык экологик тематика акцияләре һәм чаралары циклыннан гыйбарәт. Акциядә  РФнең барлык субъектларында яшәүчеләр дә катнаша ала.  Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://reo.ru/ren .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International