Экологлар Казанда һәм Татарстан районнарында контейнер мәйданчыкларының чүпләнүен ачыклаган

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Төбәк операторы тарафыннан калдыкларны вакытында чыгармауга шикаятьләр күп булу сәбәпле, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларына мониторинг үткәрделәр.

Мониторинг барышында контейнер мәйданчыкларын чүпләүнең берничә очрагы ачыкланган. Казанның Совет районында гына да шундый 5 адрес билгеләнгән, рөхсәт ителмәгән калдыклар күләме биредә 49 кубометр тәшкил иткән. Казанның Идел буе һәм Киров районнарында мәйданчыкларны чүпләү фактлары бар. Шулай ук  чүп чыгаруда проблемалар булган 4 адрес Лаеш районында һәм 2 адрес Питрәч районында  теркәлгән.

Экологлар сүзләренчә, контейнер мәйданчыкларын чүпләүнең  сәбәбе - калдыкларны үз вакытында чыгармау, нәтиҗәдә халык чүп-чарны контейнерлар янында калдырырга мәҗбүр.

Табигатьне саклау буенча хокук бозуларның  фактларына  тикшерү актлары төзелгән. Барлык материаллар да Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International