Александр Шадриков: «Сез-безнең төп ярдәмчеләребез!» Казанда экоактивистларны бүләкләделәр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2022 елгы экология сезонына йомгак ясадылар һәм иң инициативалы волонтерларны һәм экохәрәкәт партнерларын бүләкләделәр. Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, экологик хәрәкәтләр артында – киләчәк. «Сез-безнең ярдәмчебез һәм таянычыбыз! Без сезнең белән очрашып, нәтиҗәләр турында сөйләшәбез. «Чиста булачак» хәрәкәтенә инде 7 ел. Сезнең белән без бик зур юл үттек. Сез – безнең фикердәшләр. Иң актив, иң  уяу  9550 кеше еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен зур эш башкара. Бөтен командага чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!». Яшьләр хәрәкәтенә активлыклары өчен Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина рәхмәт белдерделәр.

Ел дәвамында «Чиста булачак» активистлары экологик чаралар һәм акцияләр: өмәләр, фестивальләр, мастер-класслар һәм семинарлар үткәрделәр. Бүген иң актив балаларны Экология министрлыгыннан дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Нәтиҗә ясап, яшел команда аларның экоагарту эшенә дә зур игътибар бирүләрен билгеләп үтте. Бу елда гына да хәрәкәт активистлары 527 дән артык  агарту дәресләре үткәргән, аны 14 мең кеше тыңлаган, ә 7 ел эчендә 49 мең бала өчен волонтерлар 1 800 экодәрес оештырган. Хәзер Экология министрлыгы белән бергә «Чиста булачак» Татарстанда Юннат хәрәкәтен торгызачак. Юннат сафларына 1500 дән артык бала керде инде.

Быел хәрәкәт активистлары «Чиста тур», «Ярдәм» калдыкларны аерып җыю хәйрия экологик фестивале», «Кейс-чемпионатлар» һәм «ЭКОfest» проектларын тормышка ашыру өчен дүрт грантка ия булдылар.

Белешмә өчен:

Яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәте 2015 елда барлыкка килде һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үсеш ала. 7 ел эчендәге эшчәнлек барышында 9 меңнән артык татарстанлы катнашты, чараларга 143 меңнән артык кеше җәлеп ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International