Аксубай районында гражданнарны кабул итү барышында табигатьне саклау буенча барлык хокук бозулар турында сөйләштеләр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Халык белән очрашуны Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов үткәрде.

Халыкның төп сораулары-зур габаритлы чүп-чарны вакытында чыгармау һәм  Аксубай районында юлларны һәм йортларны су басу.

Айрат Низамиев Экология министрлыгы һәм Административ-техник инспекция белән берлектә  районда табигатьне саклауда хокук  бозулары буенча шикаятьләрне тикшерергә тәкъдим итте. Калдыклар буенча мөрәҗәгатьләр төбәк операторы белән хәл ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология министрлыгында гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көннәрендә үткәрелә. Ведомство җитәкчесенә кызыксындырган сорауны бирү өчен (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International