Безнең экологлар табигатьне ничек һәм ни өчен сакларга кирәклеге турында сөйләде

2022 елның 28 октябре, җомга

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә булдылар.

 «Әйдәгез бергәләп уйлыйк, кеше табигатькә нәрсә бирә ала, яисә ул аңа ничек ярдәм итә ала?» белгечләр балалар белән бергә шул хакта фикер йөрттеләр, табигать безнең иң якын дустыбыз дип ассызыкладылар.

Барлык катнашучылар да бу сорауга җиңел җавап бирделәр. «Зыян итмә» принцибы буенча эш итү дә җитә икән - чүп-чар ташлама, үсемлекләрне өзмә, сындырма, хайваннарны рәнҗетмә, суны сакла.

Актив катнашканы өчен балаларга махсус экобуяу китаплары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International