ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән шикаять алынды. Халык Лениногорск тракты урамындагы 16-нчы номерлы йорт янындагы төтенгә һәм начар искә зарланды. Һаваның торышын бәяләү өчен Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм белгечләре күчмә экологик лаборатория белән урынга чыктылар. Атмосфера һавасы пробалары махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда алынды. Алар 8 күрсәткеч буенча анализланды: фенол, формальдегид, азот оксиды һәм азот диоксиды, углерод оксиды, күкерт диоксиды, аммиак һәм күкерт водородына. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.