Аксубай районында чистартылмаган агынты сулар агызылган торбаны сүттеләр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Экологлар кушуы буенча Аксубай районы Башкарма комитеты Кече Сөлчә елгасына законсыз чистартылмаган агынты сулар агызылган җир асты торбасын сүтте. Исегезгә төшерәбез, Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районы мониторингы барышында Кече Сөлчә елгасында  агынты суларны агызу фактын ачыкладылар. Инспекторлар Аксубай май заводын пычратуда гаепле булырга мөмкин дип фаразлый. Ведомство лабораториясе су пробаларын алды. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча аммоний-ион, фосфат-ион һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрацияләрнең артуы ачыкланды. Барлык материаллар да прокурор тарафыннан чаралар күрү өчен Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылды. Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы күчмә тикшерү үткәрде, шуннан соң Аксубай районы Башкарма комитетына елгага  агынты сулар агызучы җир асты торбасын демонтажлау йөкләмәсе бирелде. Хәзерге вакытта хокук бозу бетерелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International