Татарстан югары уку йортларының барлык студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
- Табигый ресурсларны рациональ куллану;
- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы карарлар.
Җиңүчеләргә 50, 30, 20 мең сумлык призлар биреләчәк.
Гаризалар 2022 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Материаллар электрон почтага кабул ителә Anastasia.Merdyukova@tatar.ru.
Тулырак мәгълүмат өчен 264-23-67 һәм 267-68-11 телефоннары буенча экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm