Норлат укучылары өчен экология министры урынбасары Егор Тарнавский чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде

2022 елның 28 октябре, җомга

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Норлат шәһәренең 9 нчы мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде. Ул балаларга цифрлы сәнгать һәм заманча дөньяда мәгълүмат технологияләренең ролен аңлатты.

 

Укучылар белән әңгәмәдә министр урынбасары цифрлы формада нәфис һәм музыкаль әсәрләр булдыру технологиясе, музыканы цифрлы фотматка күчерү һәм танып белү процессы турында сөйләде.

«Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында без Норлат укучылары белән очрашуыбызны дәвам итәбез. Бүген балалар бик актив,кызыксынучан. Күренеп тора, алар темага җәлеп ителгән һәм бу безне яшьләргә белем бирү белән шөгыльләнергә мотивлаштыра», - дип билгеләде Егор Тарнавский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International