Александр Шадриков: «Иң яхшы күрсәткеч - халкыбыздан шикаятьләр санын киметү. Безнең ведомствоара төркем эшли торган Түбән Камада өч ел эчендә алар 6 тапкырга кимрәк булды»

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Түбән Камада Түбән Кама сәнәгать үзәге үсешендә экологик иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә киңәшмәсе узды.

Утырышта ТР экология һәм табигать ресурслары министры җитәкчелегендә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, Роспотребнадзор, Росприроднадзор һәм әлеге зонаның эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, экология министры шунда ук төп теманы билгеләде - экологик куркынычсызлыкка турыдан-туры бәйле булган халык иминлеген тәэмин итү. «Ведомствоара эш төркеме кысаларында уртак эшебезнең нәтиҗәлелеген иң яхшы күрсәткеч һәм раслау булып һава сыйфатына шикаятьләр санының кимүе тора. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, шул исәптән республика Премьер-министры Алексей Песошинның йөкләмәләр исемлеген гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елдан бирле без мондый кимүнең булуын күзәтәбез. Исегезгә төшерәм, ул вакытта безнең адреска 500дән артык мөрәҗәгать кергән иде, бу ел эчендә без 72 мөрәҗәгать теркәдек».

Халыктан кергән шикаятьләрне анализлап, министр билгеләп үткәнчә, 2021 елдагы кебек үк, аларның күбесе күкерт водороды өчен хас ис белән бәйле булган. Өстәвенә, күпчелек шикаятьләр Экология министрлыгына начар метеошартлар чорында кергән, ул вакытта һавага чыгарып ташлаулар таралмый диярлек. Тәнкыйтьсез булмады. Министр ассызыклаганча, бу күрсәтелгән көннәрдә сәнәгать  предприятиеләре тарафыннан чыгарып ташлауларны киметү буенча чаралар үтәлеше тулысынча тәэмин ителми.

 «Исегезгә төшерәм, бу чорда ташлауларның кимүе предприятиеләр теләге буенча түгел, ә «Атмосфера һавасын саклау турында» Федераль закон таләбе буенча үтәлергә тиеш»,- дип ассызыклады Александр Шадриков. 

Кызганычка каршы, күкерт водородын чыгару проблемалары башка шәһәрләр өчен дә актуаль, дип билгеләде табигатьне саклау ведомствосы башлыгы һәм кирәкле чишелешне табу бик мөһим. Фәнни якын килүдән башка бу эшне башкару мөмкин түгел. Министр мисал итеп «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесен китерде, анда канализация насос станциясеннән күкерт водородын чыгару мәсьәләсен хәл итүгә генераль директор Әхмәт Мазгаров җитәкчелегендәге Идел углеводород чималын фәнни тикшеренү институты кушылды. Хәзер предприятие Идел углеводород чималын фәнни тикшеренү институты эшләнмәләрен кертә.

Шулай ук утырыш барышында транспорт агымнарын яңадан бүлү һәм кешеләр өчен һава сыйфатын яхшырту өчен Түбән Кама районында әйләнгеч автомагистраль төзү мәсьәләсенә тагын бер кат әйләнеп кайттылар.

Бу мәсьәлә Түбән Кама районы Башкарма комитеты белән дә эшләнде. Бу чаралар турында фикер алышуга кире кайтырга кирәк, дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Экологик иминлек мәсьәләләрен хәл итүгә фәнни оешмалар да җәлеп ителде. Министр искә төшергәнчә, апрельдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә ведомствоара эш төркеменең һәм Россия Фәннәр академиясенең глобаль экология проблемалары буенча фәнни советы делегациясенең берләштерелгән киңәйтелгән утырышы узды. ТР Президентының Экология министрлыгы, ведомстволар һәм предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлеге буенча йөкләмәләре исемлеге кабул ителде. Шулай ук Экология министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясенең Фәнни советы хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.  Хәзер дә Түбән Каманың иң эре предприятиеләре экология мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен эшләүгә заявкалар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International