Экологлар ярдәмендә Югары Ослан районында чүплек тиз арада бетерелде

2022 елның 11 ноябре, җомга

Югары Ослан районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарә инспекторлары Карагуҗа авыл җирлеге территориясендә төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 95,5 кв.м тәшкил иткән, күләме - 132 куб м.

Карагуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеген кисәтү юнәлтелгән иде.

Хәзерге вакытта чүплек башкарма комитет көче белән тиз арада юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик территориягә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International