Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы формалаштырылды, аның составына экология буенча киңәшче Анна Баймяшкина, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активисты да керде.
Анна - «ТИСБИ» Идарә университеты студенты, укудан буш вакытын студентлар һәм яшьтәшләре арасында экологик фикер йөртүне популярлаштыруга багышлый, экологик дәресләр үткәрә һәм яшьләр хәрәкәтенең «Яшел зачетка» проекты кураторы булып тора.
Активистыбыз белән бергә ТР Экология министрлыгы Татарстан яшьләре арасында экологик агарту белән шөгыльләнәчәк. Экология белән бәйле сораулар булса, сез аларны хәзер яшь экологик киңәшчебезгә дә электрон почта аша бирә аласыз baymyashkina.anya@mail.ru
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы 2016 елның 28 декабрендә төзелгән һәм җәмәгать башлангычларында эшләүче даими эшләүче консультатив-киңәшмә органы.