МИР премиясенең «ЭКОлогик чынбарлык» номинациясендә 6 финалист билгеләнде һәм финалистларның берсен сез яхшы беләсез - бу безнең экологик гаилә башлыгы Илнур Хәннанов.
МИР премиясе - җәмгыятьне үстерүгә һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга хезмәт итүче кешеләрне ачыкларга тиешле ел саен үткәрелә торган конкурс. 2022 елда премия позитив һәм файдалы контент булдыручы талантлы кешеләргә юнәлтелгән. Премия номинацияләре: «Төбәк тавышы», «Игелек турында», «Спорт турында», «ЭКОлогик чынбарлык», «Мәдәни код», «Россияне өйрәнеп».
Сарман районыннан булган героебыз Илнур Ханнанов - табигать һәм үз-үзең белән килешеп яшәргә кирәклегенең ачык мисалы. 2015 елда җитди юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Илнур аягын югалта. Авыр була, әмма гаилә ярдәме белән ул барысын да җиңеп чыга. Травма алу тулы кыйммәтле тормыш итүгә каршылык түгел, ә яңа стимул да булды. Илнур Хәннанов үз гаиләсе белән экоактивист- чүп-чар җыялар, урман утырталар, үз экоблогын алып баралар. Хәзер сез аны безнең өмәләрдә һәм башка экологик чараларда пират образында очратасыз. 2021 елда Илнур Ханнанов «Эколидер» конкурсында икенче урынны ала, 2022 елда район конкурсында «Иң яхшы экогаилә» титулына ия була. Һәм менә яңа җиңү! Әйдәгез, геройларыбызның җылы сүзләр белән рухларын күтәрик! Шулай тотарга!