Ютазы районында һавада пычраткыч матдәләрнең иң чик күрсәткечтән артык булуы ачыкланмады

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районы Әбсәләм авылында яшәүчеләрдән шикаять алынды. Җирле халык асфальт-бетон заводы ягыннан начар химия исенә зарланды.

Һаваның торышын бәяләү өчен Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экология лабораториясе белән бергә урынга чыктылар.

Завод янындагы территориядә махсус җиһазлар кулланып, атмосфера һавасы пробалары сайлап алынды. Пробалар 8 күрсәткеч буенча анализланган: фенол, формальдегид,азот оксиды һәм диоксиды, углерод оксиды, күкерт диоксиды, аммиак һәм сероводородка.

Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International