Экологлар ярдәмендә чираттагы законсыз чүплек ачыкланган һәм бетерелгән

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары көнкүреш һәм төзелеш калдыклары ташланган чүплеккә тап булган. Аксубай районында мониторинг барышында  Яңа Дума авылы территориясендә хокук бозу теркәлгән.

Законсыз чүплек мәйданы 700 кв.м тәшкил иткән, күләме - 500 куб м.

Яңа Дума авыл җирлеге башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта башкарма комитет бөтен чүп-чарны  чыгарган һәм территорияне чистарткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International