Казан Бөтенроссия экология диктантына старт бирде!

2022 елның 11 ноябре, җомга

Бүген Казан федераль университетының төп бинасында Бөтенроссия экологик диктанты старт алды. Анда Экодиктант федераль оештыру комитеты рәистәше Наталья Соколова, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты әгъзасы Александр Терентьев, экология министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм 150 дән артык татарстанлы катнашты.

 «Экодиктант инде 4 тапкыр уза. Әгәр 2019 елда Россиянең 45 субъектыннан 85 мең укучы катнашса, узган ел диктант Россиянең 85 төбәген, 105 чит илне колачлаган, ә катнашучылар саны 3,4 млн.нан артып киткән. Кешеләрнең экологик гадәтләре белән уртаклашуларын күрү бик рәхәт, чөнки Без бергә берләшеп кенә табигатьне саклый алабыз», - дип сөйләде Наталья Соколова.

 «Казанның экология диктанты ачылуның үзәк  мәйданчыгы булуына без бик шатбыз. Чөнки ике ел дәвамында Татарстан Республикасы беренче дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны буенча лидер булып тора. Барлык битараф булмаган гражданнарны диктантта катнашырга чакырам. Без республикада экологик агарту һәрвакыт югары дәрәҗәдә булсын өчен тырышабыз», - дип билгеләде үз чыгышында министр урынбасары Егор Тарнавский.

Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр үз белемнәрен экодиктант порталында онлайн-форматта, шулай ук оффлайн-мәйданчыкларда тикшерә алалар. Татарстан Республикасында 500дән артык шундый мәйданчык оештырылган. Экодиктант тест форматында уза, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Шулай ук бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре дә белемнәрен тикшерделәр. Билгеләп үтик, оффлайн-мәйданчыклар республиканың төрле мәдәният, мәгариф, фән учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар базасында оештырыла.

Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Тигез хокуклылык» автоном коммерцияле булмаган оешма, «Ангел-ДетствоХранитель» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International