Экологик мониторинг кысаларында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре тарафыннан Юкәле белән Наратлы авылы арасындагы җир кишәрлегендә гомумтаралган файдалы казылмаларны (вак таш) лицензиясез чыгару факты ачыкланды.
Экологлар урында закон бозучының автотранспорты Иске Михайловка авылындагы шәхси йорт территориясенә һәм кошчылык фермасы (каз фермасы) төзелеше күздә тотыла торган участогына вак таш ташу фактын теркәгәннәр. Беренчел бәяләвләр буенча, файдалы казылмалар (вак таш) 80-90 кв.м мәйданлы территориядә законсыз рәвештә чыгарылган.
Хокук бозучыга җинаять җаваплылыгы яный. Хәзерге вакытта махсус техника милекчеләрен билгеләү, шулай ук казылма чыгарылган җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү өчен запрослар җибәрелгән. Бу факт буенча барлык материаллар да җавап бирү чараларын күрү өчен РФ Тикшерү комитетына тапшырылачак.