ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

15 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ исәп-хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча үзгәрешләр. Страховка взносларының киметелгән тарифлары һәм 2023 елда иминият  кертемнәрен түләүләр» темасына вебинар уздыра.

«Нур» яшьләр үзәгендә 2021/2022 уку елында  «Экоактивлар»  проектына йомгак ясадылар.

Күшәр мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары «Табигать һәм без» дип исемләнгән интеллектуаль уенда экобелемнәрен күрсәттеләр. Жюрида-ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре иде.

Иске Михайловка авыл җирлегендә яшәүче Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә җир  кишәрлеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның  кишәрлек территориясе  Салкынсу елгасы сусаклагычында урнашкан буа су саклау зонасы чикләренә эләкмиме икәнлеге борчыган


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Экология министрлыгында яшь армиячеләр һәм юннатларның уртак команда эше буенча фикер алыштылар. Искәртеп үтәбез, хәзер бу хәрәкәтләр бергә, бер сафта булачак.

«Орион» яшьләр үзәге бинасында Чаллы экоактивистлары өчен «Экоагартучылар мәктәбе» дәресе узды. Чараны ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә хуплады.

Түбән Кама шәһәренең Бердәм диспетчерлык хезмәтеннән Түбән Кама шәһәренең 1нче индустриаль зонасы территориясендә барлыкка килгән янгын турында хәбәр буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең атмосфера һавасына пробалар алу өчен экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре  урынга чыкты. Хәзер белгечләр торак һәм санитар-яклау зонасы чикләрендә пробалар алалар.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның 24нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен. «Бергәләп сортлыйбыз!» дигән экодәрес уздырдылар.


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районына мониторинг барышында Күшке авылы читендәге законсыз чүплекне ачыкладылар.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Яңа Савин районының Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнардан мөрәҗәгать керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International