ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районына мониторинг барышында Күшке авылы читендәге законсыз чүплекне ачыкладылар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 400 кв.м., күләме – 1500 куб.м.
Чүплек табылган җир кишәрлеге өчен Күшке авыл җирлеге башкарма комитеты җавап бирә. Экологлар таләбе буенча чүплек оператив рәвештә бетерелде, территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелде.