Казан шәһәренең Яңа Савин районында экологлар законсыз кар чүплеген ачыклады

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Яңа Савин районының Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнардан мөрәҗәгать керде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, министрлык лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә, күрсәтелгән адрес буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты расланды. Законсыз  кар өеменең гомуми мәйданы - 186 кв.м., күләме – 98 куб. м. Белгечләр кар пробаларын алдылыр. Биотест нәтиҗәләре буенча куркынычлыкның 5  классы билгеләнде. Анализларда хлорид, сульфат һәм нефть продуктлары буенча аз күләмдә рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән арту бар.

Җир кишәрлеге милекчесенә кар өемен бетерү буенча чаралар күрүнең кирәклеге турында кисәтү ясалды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пычрак кар сулары  су объектына эләгергә тиеш түгел, чөнки реагентлар, чүп – чар һәм башка зарарлы матдәләр сулыкка тискәре йогынты ясарга һәм су флорасын һәм фаунаны юк итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International