Чаллыда экоактивистларны бүләкләделәр

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

«Нур» яшьләр үзәгендә 2021/2022 уку елында  «Экоактивлар»  проектына йомгак ясадылар.

Бүләкләү тантанасы өчен махсус «Русский стиль» модель агентлыгы икенчел чималдан эшләнгән костюмнарда модельләр дефилесы оештырды, ә «Модно» эстрада вокал мәктәбе һәм «Арт-каприз» мода театры коллективы барысын да иҗади номерлар белән сөендерде.

Бу көнне лаеклы бүләкләргә «Яшел урам»,  «Доброкрышечки»,  шулай ук  «Иң яхшы экоактив», «Иң яхшы экоактивист» номинацияләрендә җиңүчеләр лаек булды.

Чара ахырында катнашучыларны «Экоактивлар» проектының яңа сезонында уздырылачак акцияләр һәм конкурслар белән таныштырдылар.

Бүләкләү тантанасы ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Орион» яшьләр үзәге һәм Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International