15 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ исәп-хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча үзгәрешләр. Страховка взносларының киметелгән тарифлары һәм 2023 елда иминият кертемнәрен түләүләр» темасына вебинар уздыра.
Вебинарны трансляцияләү вакытында татарстанлыларның үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.
Вебинар бушлай, анда катнашу өчен сылтама (https://w.sbis.ru/webinar/a7b96e6d-b6bf-4b86-906c-0a84d150b02b) буенча кереп, «катнашам» га басырга һәм чарага теркәлергә кирәк.
Вебинар алдыннан сылтаманы ачырга һәм «Вебинарга күчергә» язуына басырга.