Чаллы активистлары өчен экологик дәрес

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

«Орион» яшьләр үзәге бинасында Чаллы экоактивистлары өчен «Экоагартучылар мәктәбе» дәресе узды. Чараны ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә хуплады.

Дәрес барышында катнашучылар бер-берсе белән таныша, яшь экологларның көнкүреш мәсьәләләрен өйрәнәләр: көндәлек тормышка файдалы экогадәтләрне ничек җиңел кертергә, ничек экологик яктан дөрес итеп  сатып алырга, ничек калдыкларны сортларга  аерырга өйрәнәләр. «Экоагартучылар мәктәбе» дәресләре айга бер тапкыр үткәрелә. Мондый очрашулар балаларга экологик белемнәрен арттырырга, фикердәшләрен табарга һәм бер - берсе белән тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә», - дип сөйли Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәре Ләйлә Галимова.

Чара ахырында зачетлы уен дәресе үткәрелә, анда балалар экологик яшәү рәвеше нормативларын тапшыралар. Кем яхшы тапшырган «Яшел ГТО» значогын һәм «Экоагартучылар мәктәбе» курсын тәмамлау турында сертификатны ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International