«Табигать һәм без». Әтнә районы укучылары эковикторинада катнаштылар

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Күшәр мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары «Табигать һәм без» дип исемләнгән интеллектуаль уенда экобелемнәрен күрсәттеләр. Жюрида-ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре иде. Балалар «экологлар» һәм «биологлар» командаларына бүленеп, табигатьнең иң яхшы белгечләре исеме өчен көч сынаштылар. Командалар белемнәрдә «Хайваннар дөньясында», «Гаҗәеп үсемлекләр», «Пластик БУМ», «Бу кызык» дигән  сәхифәләрнең сорауларына җавап бирделәр. Команда җиңүенә һәр катнашучы үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә-дуслык җиңде! Экологлар экологик уенга әзерлекне бик яхшы дип бәяләделәр һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International