Яшь табигатьне саклаучылар өчен безнең экологлар «Бергәләп сортлыйбыз!» дигән экодәрес үткәрде

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның 24нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен. «Бергәләп сортлыйбыз!» дигән экодәрес уздырдылар.

Экологлар балаларга ни өчен чүп-чарны сортларга аерырга кирәклеген һәм икенчел чималдан нәрсәләр ясап булуын аңлаттылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен уен-эстафета да уздырдылар, анда балалар үзләре пыяла, тимер, кәгазь һәм башкаларны сортларга аердылар. Хәзер безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар чүп-чарны ничек дөрес итеп   аерырга икәнлекне беләләр.

«Балалар ата-аналар белән бергә ел саен экологик акцияләрдә катнашалар. Быел 400 килограммга якын макулатура җыйдылар, шуның белән 8 агачны коткардылар», - диде балалар бакчасы тәрбиячесе Хәсәнова Илсөяр.

Яшь табигатьне саклаучыларны Экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International