Бүген Экология министрлыгында яшь армиячеләр һәм юннатларның уртак команда эше буенча фикер алыштылар. Искәртеп үтәбез, хәзер бу хәрәкәтләр бергә, бер сафта булачак. 30 ноябрьдә Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген экология министры Александр Шадриков, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге штаб башлыгы Александр Бородин, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, «Россия Кызыл Хач» оешмасының Татарстан бүлекчәсе вәкилләре катнашында узган очрашуда уртак эшне алып бару турында фикер алыштылар.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда натуралистлар хәрәкәтенә республиканың 103 экоүзәгендә шөгыльләнүче 2000 бала кушылган. ЮНАРМИЯнең хәзерге вакытта бөтен республика буенча 1200 отряды бар, шуңа да Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләү өчен уртак программа әзерләү һәм эшләү мөһим. Дмитрий Шиллер, үз чиратында, балаларның экологик һәм патриотик юнәлешләрен гармонияле рәвештә үстерү мөһим, дип ассызыклады.
«Балаларыбызны бу юнәлештә берләштереп, без аларны киләчәктә экологик экспедицияләребездә катнашу, фәнни эзләнүләрдә һәм проектларда куллану өчен мәгълүмат җыярга һәм анализларга өйрәтә алабыз». Александр Бородин яшьармиячеләрдә дәресләрнең ничек узуы турында сөйләде һәм сыйныфтан тыш сәгатьләрдә куллану өчен төрле яшьтәге балалар өчен җайлаштырылган уртак методик кулланмалар эшләргә тәкъдим итте. Очрашуга йомгак ясап, экология министры төп бурычны билгеләде: «Зур юл һәрвакыт кечкенәдән башлана. Хәзер барысына бергә, бер юлда алга бару өчен гомуми стратегия булдыру мөһим. Юннатлар да, яшьармиячеләр дә – безнең балалар, без аларны ничек тәрбияләсәк, безнең уртак киләчәгебез дә шундый булачак. Балаларны кече Ватаннарын яратырга, яхшылыкка өйрәтергә кирәк, шул чакта гына алар Җир планетасының чын патриотлары булып үсәчәк».