Экологлар Иске Михайловка авыл җирлеге кешесе үтенече буенча җир кишәрлеге чикләрен тикшерделәр

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Иске Михайловка авыл җирлегендә яшәүче Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә җир  кишәрлеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның  кишәрлек территориясе  Салкынсу елгасы сусаклагычында урнашкан буа су саклау зонасы чикләренә эләкмиме икәнлеге борчыган

Экологлар урынга чыгып, геодезия җиһазлары ярдәмендә үлчәүләр уздырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Иске Михайловка авыл җирлегендә яшәүче авыл кешесенең җир кишәрлегенең буа су саклау зонасы чикләренә кермәвен ачыкладылар. Инспекторлар битараф булмаган гражданны тынычландырган һәм аның Су кодексын бозмавына ышандырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International