Экологлар Түбән Камадагы янгын урынында һаваны тикшерделәр

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Бердәм диспетчерлык хезмәтеннән Түбән Кама шәһәренең 1нче индустриаль зонасы территориясендә барлыкка килгән янгын турында хәбәр буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең атмосфера һавасына пробалар алу өчен экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре  урынга чыкты. Хәзер белгечләр торак һәм санитар-яклау зонасы чикләрендә пробалар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International