Безнең #ЭстафетаДобраны балалар бакчалары һәм мәктәпләр хуплады инде, ә күптән түгел безгә Казанның яшь натуралистлар отряды да кушылды.
Алар салкын кышта Горки-Әмәт урманындагы кошларны ничек итеп тукдандырулары турында видео төшергәннәр. Чөнки планетабызда яшәүче һәркем: зур һәм кечкенә тереклек ияләре дә кайгыртуга һәм игелеккә мохтаҗ.
Онытмагыз, экология өчен безнең һәрберебезнең өлеш кертүе мөһим. Ә яхшылыкның бер өлешен бүләк итү – җиңел дә, бик зур эш тә!