Форумның төп максаты – Татарстан Республикасы укучыларында экологик фикерләү, дөньяга караш һәм мәдәниятне үстерү. Форум экологик тикшеренүләрне үстерү, табигатьне саклау һәм экологик агарту эшендә укучылар, педагоглар, галимнәр һәм экологлар хезмәттәшлегенә юнәлтелгән.
Форум конкурсларының жюри составында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә эшләде.
Мөслим, Чистай, Әгерҗе, Алексеевск, Зеленодольск, Зәй, Яңа Чишмә, Кайбыч, Кукмара, Алабуга һәм Минзәлә районнары, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм Санкт-Петербург яшьләре экологик фәнни, агарту һәм иҗади проектларны якладылар, башкарылган табигать саклау эшләре турында хисап тоттылар, агитбригадалар составында чыгыш ясадылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы апрель аенда «Экологик белемнән – экологик культурага» республика экологик форумы кысаларында узачак.