Азнакай районында иң яхшы экологик эшләнмә ачыкланган

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында «Эко композиция» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр. Балаларны җиңү белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов та котлаган.

Жюри барлыгы 90 экологик эшләнмәне бәяләгән, шуларның 12се призлы урыннар алган. Башлангыч сыйныф укучылары һәм Азнакай районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр табигый һәм ташландык материаллардан төрле композицияләр тәкъдим иткәннәр. 1-3 урыннарны яулаган җиңүчеләр Ык буе территориаль идарәсеннән һәм Азнакай районы Башкарма комитетыннан дипломнар һәм бүләкләр алган. «Конкурста катнашучыларның барысын да котлыйм! Балаларны конкурста катнашуга әзерләгәннәре һәм оештырганнары өчен тәрбиячеләргә, педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт! Бары тик бергә, төрле яшьтән башлап, без әйләнә-тирә дөньяны яхшы якка үзгәртә алабыз! Шулай дәвам итәргә!» – ди Хәлил Мөстәкыймов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International