Казанда карны вакытлыча урнаштырып тору өчен өстәмә урын барлыкка килде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бу кышта күпләп яуган кар аркасында, аны вакытлыча саклап тору өчен булган урыннарга өстәп, «Салават Күпере» торак комплексы янында тагын бер урын билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 7 кар эретү пункты эшли. Шулай ук кыш башында вакытлыча кар саклау өчен урыннар да билгеләнде. Алар түбәндәге адреслар буенча эшләүләрен дәвам итәләр:

- Киров һәм Мәскәү районнары: Васильченко урамы, 41в, Путейская урамы, 10;

- Вахитов һәм Идел буе районнары: Порт урамы (А.Халиков урамына таба), Порт урамы, 2а, Бертуган Батталовлар урамы;

- Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: Ф.Әмирхан һәм М.Миль урамнары киселеше (автобазар районында);

- Совет районы: Дәрвишләр торак массивы (КОМЗ артында), Самосырово торак массивы янәшәсендә һәм аның үзендә, Аграр урамында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International