«Протон» коммерциясез оешмасы Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алачак

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2023 елда ТР территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында коммерциясез оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс игълан итте. Конкурста «Протон» инновацияле-техника үзәге» коммерциясез автоном оешмасы җиңүче булды.

Гаризалар 2022 елның 26 декабреннән 2023 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителде.

Гаризаларны карау 2023 елның 26 гыйнварыннан 2023 елның 27 гыйнварына кадәр уздырылды.

Тулырак: https://eco.tatarstan.ru/otbor-na-obespechenie-zatrat-svyazannih-s-6438049.htm.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International