Чистайда экологлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы зур кар чүплеген ачыклаганнар

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенә Чистайдагы Һади Такташ урамына законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килгән.

Экологлар тиз арада урынга чыгып, 2100 кв. м мәйданлы, 3150 куб. м күләмле зур кар чүплеген ачыклаганнар.

Территория Чистай районы Башкарма комитетына карый һәм экологик таләпләр нигезендә даими чистартылырга тиеш. Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары кар чүплеген бетерү һәм территорияне тиешле хәлгә китерү өчен Чистай районы Башкарма комитетына кисәтү ясаган.

Хокук бозуларны бетерү Татарстан Республикасы Экология министрлыгының территориаль ведомствосы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International