«Экологияне ярату миңа бөтен тормышымны яратырга ярдәм итте». Быел «Экология йөзләрдә» рубрикасының беренче герое Вадим Митрофанов

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Без «Экология йөзләрдә» рубрикасын Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторларыннан башлыйбыз. Чөнки алар һәрвакыт табигатькә һәм кешегә ярдәмгә беренче булып киләләр һәм һәр көнне иң мөһим эш – безнең табигый байлыкларыбызны саклау буенча эш алып баралар. Бүген безнең рубрика герое – Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторы Вадим Митрофанов.

Мари дәүләт техник университетының урман һәм урман-парк хуҗалыгы факультетын тәмамлаганнан соң, Вадим Анатольевич тормышын табигать саклау эшчәнлеге белән бәйләргә була һәм безнең Министрлыкка эшкә килә. Менә инде 20 елдан артык ул республиканың Кама аръягы зонасында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча урыннарга чыга. Һаваның, суның сыйфаты, карьерларда эшләү – кеше тормышының иң мөһим өлкәләре аның игътибар үзәгендә. Көн саен 24/7 режимында ул татарстанлыларга экологик проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Аның җилкәләре артында күпьеллык эш тәҗрибәсе, ул аларны безнең яшь инспекторлар белән бик теләп уртаклаша. «Җаваплы, югары квалификацияле белгеч һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше», – диләр аның турында хезмәттәшләре. Ул үз һөнәренә гашыйк, тормыш мәхәббәтен дә эштә очрата һәм хәзер безнең иң яхшы дәүләт инспекторы бәхетле ир һәм яраткан әти. 2019 елда Вадим Анатольевичка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде, ә 2022 елда ул «ЭКОлидер» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Инспекторыбыз белән горурланабыз! Шулай дәвам итәргә! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International