Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районы Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Су – Җирдәге иң гаҗәеп матдә» дигән темага экологик дәрес үткәргәннәр.
Дәрес интеллектуаль уен форматында узган, укучылар ике командага бүленеп, ярышларга керешкәннәр. Экологик белемнәрен раслау өчен, балаларга эко-мәсьәләләрне чишәргә, уртак тәҗрибәләр үткәрергә һәм төрле экопроблемаларны чишү юлларын тәкъдим итәргә туры килгән. Нәтиҗәдә, дуслык җиңү яулаган!
Экологлар укучыларга суга сакчыл караш һәм аның җирдә яшәүчеләр өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында искә төшергәннәр.