«Экология» илкүләм проекты Татарстанны чистарак итәргә тиеш. Ул ничек эшли?

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

27 февраль көнне 14:00 сәгатьтә бу теманы Татарстан Республикасының регион белән идарә итү үзәгенең туры эфирында тикшерәчәкбез. Эфир кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Александрович Тарнавский.

Ул илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла торган төп чаралар, шул исәптән Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын һәм Самосыровода каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү буенча сынау проекты турында сөйләячәк

Эфир темасы буенча сорауларны трансляциягә сылтама буенча калдырырга мөмкин  https://vk.com/video-201846315_456239339

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектында катнаша. Аның максаты-экологик хәлне тамырдан яхшырту һәм россиялеләрнең сәламәтләнүенә уңай йогынты ясау. Илкүләм проект 10 федераль проектны үз эченә ала. Эш биш юнәлештә бара: калдыклар, су, һава, биологик төрлелек, технологияләр. Бу проектны гамәлгә ашыру вакыты – 2024 елның 31 декабренә кадәр, аерым проектлар буенча сроклар озайтылырга мөмкин. 2019-2022 елларда Татарстанда гомуми суммасы 14131,2 млн сум булган 29 чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International