Абитуриентларны «ЭкоХаб»та катнашырга чакырабыз!

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

28 февральдә һәм 1 мартта «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «Экологик Хаб» узачак. Бу инде өченче белем ярминкәсе - беренче тапкыр «ЭкоХаб» 2021 елның 18-19 февралендә узды. Проектның максаты-Татарстанның мәктәп укучылары арасында экологик һөнәрләрне популярлаштыру. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

 «Экологик Хаб» - бу бер мәйданчыкта Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары тәкъдим ителәчәк ачык ишекләр көне: В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты. Алар булачак абитуриентларга керү шартлары һәм уку процессы турында сөйләрләр. Очрашуда сез экология өлкәсендә нинди һөнәрләр барлыгын һәм хәзерге экологларның нәрсә  белән шөгыльләнүен белерсез. Шулай ук мәйданчыкта мастер-класслар узачак, анда экологлар файдалана торган приборлар һәм программалар белән танышырга мөмкин булачак. Шул исәптән нәтиҗәле тәҗрибәләрне күрү һәм күп яңалыкларны белү.

 «Бүгенге көндә эколог һөнәре турында еш ишетергә мөмкин, ләкин бу белгечнең нәрсә белән шөгыльләнүен бик аз кеше белә,  ә аның эше әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертә. Экологның нәрсә белән шөгыльләнүен сез безнең «ЭкоХаб»та белә аласыз. «Мега Казан» сәүдә үзәгенә килегез, Сезне 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр көтәбез», - дип чакырды   барлык теләүчеләрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

Чара «Экология»  илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сак карашын үстерүгә юнәлтелгән максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International