Азнакай шәһәрендә Ык буе ТИ инспекторлары законсыз кар чүплекләрен ачыклаганнар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Азнакай районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Азнакайда Лобачевский урамы буенча 2 рөхсәтсез кар өеменә тап булганнар.

Кар өемнәренең гомуми мәйданы 250 кв.м тәшкил иткән, күләме - 80 куб м.

«УК Наш дом Восход» ИК» ҖЧҖ адресына табигатьне саклау законнарында мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International