Алабугада «Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә» ХIV фәнни-гамәли конференциясе узды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Алабуга балалар экология-биология үзәгендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 7-11 сыйныф укучылары өчен «Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә» ХIV фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды.

Конференциядә яшь тикшеренүчеләр биология һәм экология өлкәсендәге 40 проектны тәкъдим итте. Балалар «Кеше экологиясе», «Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе» һәм «Территорияләрне экологик тикшерү» секцияләрендә тикшеренү эшләрен якладылар. Жюрига җиңел булмады, әмма барлык эшләр дә бәяләнде. «Балалар үз хезмәтләрен лаеклы тәкъдим иттеләр, мәктәп укучыларының проектлары актуаль һәм кызыклы булды. Өй шартларында әстерхан чикләвеген  үстерүче укучы кыз эше аеруча истә калды. Моның өчен ул мәгълүматны өйрәнде, утырту материалын сайлады, җимешләрен тикшерде, аларны карады, анализ ясады һәм инде конференциядә чикләвек агачы тәкъдир итте », - дип сөйли Кама буе территориаль идарәсе инспекторы Ләйлә Галимова. Шулай ук конференция кысаларында оештыручылар  укытучы һәм остаз елына багышланган практикумнар да уздырган.  Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.

Чара экологик тәрбияне үстерүгә, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Татарстан Республикасы «Экология»  илкүләм проектында катнаша. Проектның максаты - экологик хәлне тамырдан яхшырту һәм россиялеләрне савыктыруга уңай йогынты ясау. Проект 10 федераль проектны үз эченә ала. Эш биш юнәлеш буенча алып барыла: калдыклар, су, һава, биотөрлелек, технологияләр. Гамәлгә ашыру срогы - 2024 елның 31 декабренә кадәр, аерым проектлар буенча сроклар озайтылырга мөмкин. 2019-2022 елларда Татарстанда 14 131,2 млн сумлык 29 чара уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International